Үлеп гашыйк булдым (яки Шәп була туегыз)

Пьеса

Тургайлар сайраганы ишетелә: тургайлар шул кадәр күп, әйтерсең лә, бөтен басуны, күкне тургайлар каплаган. Кайдадыр күке кычкыра. Челлә вакыты. Җәйләү. Сәхнә тулы кыр чәчәкләре.
Кыр чәчәкләре дә, сәхнә җиһазлары да шартлы һәм купайтылган. Актерларның уеннары да купайтылган, шамакайлыкка күбрәк корылган булырга тиеш. Казык башларында чиләкләр, бидоннар. Бер кырда терлекчеләр өенең баскычы күренә. Ерактан трактор тавышы ишетелә. Тора-бара ул якыная. Cәхнәгә тркторчы керә. Ул чиста-матур киенгән. Тракторчыны мазутка батырып уйнамаска кирәк. Бу – лирик шаяру әсәре. Киемнәрнең дә матур һәм театраль булуы зарури. Сәхнә җиһазлары мультфильмдәге яки Пиросмани рәсемнәрендәге кебек булырга тиеш. Мисбах тирә-яктагы хозурлыкка сокланып йөри. Әнә, күктә меңләгән тургай. Әнә, күбәләкләр оча. Аңа рәхәт

ВложениеРазмер
Пьеса на татарском289.49 КБ