Тәгәри китте йомгагым

Пьеса

Офык саргылт-кызыл төстә, анда каракучкыл булып, ниндидер кәүләгәләр күренә, ком таулары булса кирәк. Табигатьтә күңелне кымырҗыта торган шом да, җанны алгысата торган сер дә бар, анда-сандагы тәбәнәк саксаул агачлары табигатькә дәртле теләк өсти.
Кыңгырау шалтырый. Сарык көтүе авазлары ишетелә башлый, бәрәннәр, ана куйларның мәэлдәгәне, көтүченең аларга эндәшкән тавышлар әкренләп үсә, якыная. Бераздан куй көтүе килеп чыга. Куйларны артистлар башкарырга тиеш. Алар артыннан ук сәхнәгә көтүче-чабан Чабан күренә. Аның аркасында биштәр, кулында таяк.
“Куйлар белән чабан биюе” башлана. Әстерхан өлкәсендә яшәүче татар нугайларында ул бию бар.
Көтү туплам булып яткызлыкка урнаша. Чабан да үзенә ял урыны әзерли. Җайлап утыра да биштәреннән китап чыгара.

Примечание: 
Оеткысы Пауло Коэльоныкы
AttachmentSize
Пьеса на татарском343.07 KB