На татарском языке
Тузга язылган хәлләр (Беренче китап)
Тарихи шәхесләребез, замандашларыбыз турында мәзәкләр, хикәяләр, фаҗигале хәбәрләр
Тәгәри китте йомгагым
Офык саргылт-кызыл төстә, анда каракучкыл булып, ниндидер кәүләгәләр күренә, ком таулары булса кирәк. Табигатьтә күңелне кымырҗыта торган шом да, җанны алгысата торган сер дә бар, анда-сандагы тәбәнәк саксаул агачлары табигатькә дәртле теләк өсти.
Кыңгырау шалтырый. Сарык көтүе авазлары ишетелә башлый, бәрәннәр, ана куйларның мәэлдәгәне, көтүченең аларга эндәшкән тавышлар әкренләп үсә, якыная. Бераздан куй көтүе килеп чыга. Куйларны артистлар башкарырга тиеш. Алар артыннан ук сәхнәгә көтүче-чабан Чабан күренә. Аның аркасында биштәр, кулында таяк.
Урыннары җәннәтә булсын!
Мәрхүм шәхесләребез турында мәрсияләр, хатирәләр. Әкиятче, хикәяче, мәзәкче, драматург, сценарист, тәрҗемәче, тарихи кыйссалар иҗат итүче — әдип Мөхлисулла углы Рабит Батулла олуг шәхесләребез турында нәсер-хатирәләр дә терки барган кеше. Бу хатирәләрнең кайсы магнитофонга, кайсысы куен дәфтәренә язылган, кайсысы видеотасмага төшерелгән. Атаклы шәхесләребез турындагы еллар буе тупланган шушы кадерле хатирәләр, мәрсияләр, нәсерләр, ниџаять, бер китап рәвешенә китерелде. Әдәбиятчылар, укучылар, галимнәр һәм китап сөючеләр өчен монда бик күп тарихи мәгълүмат тупланган.
Утны-суны кичкән шаһит
1906 елда Азнакай төбәгенең Әлкәй авылында туган, Русиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы, туксан өч яшьлек Вәли абый Хаҗи белән Батулла әңгәмәсе. 1.10.1999.
Фәтхи
Галимебез Aльберт Фәтхиевне без – ќитмешенче еллардагы яшь язучылар -- “Фәтхи” дип кенә йљртә идек; ул үзе моңа бер дә каршы килми, хәтта болай эндәшү аңа ошый да иде. Фәтхи турында аның сабакташлары, әдәбият, тарих, фән-гыйлмият тирәсендәгеләр ара-тирә сөйләштергәлиләр иде.
Чингис-хан
Исполняется 855 лет со дня рождения (1155), 782 лет со дня смерти (1227, Год Свиньи.