На татарском языке

Сиртмә койрык - Селкенчөк

Сказка

Икенче җәйне Мәбарәк тагын ерак әбиләренә Күлле Болынга кунакка кайтты. Дус малайлары аны капка төбендә көтеп торалар иде.

Су анасы

Пьеса

Габдулла Тукайның шул исемдәге әсәре буенча курчак театры өчен эшләнгән бер пәрдәлек тамаша. Вакыйгада Су анасы, Лапуш, Лапушның әнисе, малайлар, авыл этләре һәм бакалар катнаша.
Өченче кыңгырау шалтырау белән спектакльнең чакыру музыкасы яңгырый башлый. Акрын гына пәрдә-ачыла. Сәхнәдә Тукай рәсеме пәйда була. Ширма алдына малай чыга. Ул күлмәкчән, билен билбау белән буган. Ялан тәпиле. Башында кәләпүш. Битлек-маска кигән. Бу — Лапуш.

Сәнгать

Публицистика

Юбилее мөнәсәбәте илә режиссер Марсель Сәлимҗановка мәдхия

Сәхнә – могҗизалар аланы

Публицистика

Мәскәү шәһәре Михаил Щепкин исемендәге Югары театр мәктәбен тәмамлаган татар артистларының иҗат эшчәнлегенә 45 ел тулу уңае белән чыгарылган китап.

Такташка суд

Публицистика

Чыннан да Такташка суд була. Ләкин бу турында бер жирдә дә язылмый, сөйләнми. Әхмәт Фәйзи Такташка булган суд турында язып калдырган. Һәм Такташның исән калган замандашы, дусты Вәли ага да шушы судта булган. Фәйзи әсәре белән шаһит Вәли аганың хатирәләрен кушып язылды.

Татар театрына ничә яшь?

Публицистика

Әдип, драматург Рабит Батулла махсус хәбәрчебез сорауларына җавап бирә.