Пьесы

Тәгәри китте йомгагым

Пьеса

Офык саргылт-кызыл төстә, анда каракучкыл булып, ниндидер кәүләгәләр күренә, ком таулары булса кирәк. Табигатьтә күңелне кымырҗыта торган шом да, җанны алгысата торган сер дә бар, анда-сандагы тәбәнәк саксаул агачлары табигатькә дәртле теләк өсти.
Кыңгырау шалтырый. Сарык көтүе авазлары ишетелә башлый, бәрәннәр, ана куйларның мәэлдәгәне, көтүченең аларга эндәшкән тавышлар әкренләп үсә, якыная. Бераздан куй көтүе килеп чыга. Куйларны артистлар башкарырга тиеш. Алар артыннан ук сәхнәгә көтүче-чабан Чабан күренә. Аның аркасында биштәр, кулында таяк.

Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән?

Пьеса

Борын-борын заманда яшәгән, ди, Маэмай исемле бер эт малае. Ул гомере буена үзенә хуҗа булырлык җанвар эзләгән. Анда барган, монда килгән, күп кенә илләр, диңгезләр кичкән, бик озак эзләгән. Ләкин хезмәт итәрлек хуҗа таба алмаган. Йөри торгач, ниһаять, Маэмай иксез-чиксез карурманга килеп җиткән. Бу урманда төрле җәнлекләр яши икән.

Юл газабы – гүр газабы

Пьеса

Акмулла шигырьләрен укыганда күзаллаулар

Яшел күлмәк

Пьеса

Пьеса-монолог из двух частей для одного артиста

Яшь аралаш көлү

Пьеса

Шәһәр фатиры. Базар көн. Хуҗабикә Саргөл табак-савыт белән мәшгуль. Каракаш гәҗит актара. Байхан компьютер янында утыра...